Яңа пенсия реформасы пенсия яшен күтәрү буенча күчеш чорын күздә тота. Алексеевск районындагы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гөлкәй Әхмәтова әлеге чорның үзенчәлекләре турында сөйли:
- Пенсия яшен акрынлап арттыру 10 елга – 2019 елдан 2028 елга кадәр сузыла. Пенсия яшенең яңа периметрларына җайлашуны беренче берничә елга социаль ташлама - пенсияне яңа пенсия яшеннән ярты елга иртәрәк билгеләү тәэмин итә. Ул элеккеге законнар шартлары буенча пенсиягә 2019 һәм 2020 елларда чыгарга тиеш булган кешеләргә кагыла. Болар - 1964-1965 елда туган хатын-кызлар һәм 1959-1960 елларда туган ир-атлар. Ташлама аркасында пенсия 2019 елда хатын-кызларга - 55,5 һәм ир-атларга 60,5 яшьтә билгеләнәчәк.
Ккартлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен кирәкле стаж һәм пенсия баллары буенча таләпләр бөтен күчеш чоры дәвамында эшләячәк. Мәсәлән, 2019 елда пенсиягә чыгу өчен кимендә 10 ел стаж һәм 16,2 пенсия баллы кирәк.
Пенсия яшен арттыру инвалидлык буенча пенсиягә кагылмый - ул тулы күләмдә саклана һәм инвалидлык төркемен билгеләгәндә ничә яшьтә булуга карамастан, хезмәткә сәләтләрен югалткан кешеләргә билгеләнә.
Күчеш чоры йомгаклары буенча 2028 елдан башлап һәм шуннан соң хатын-кызлар пенсиягә – 60 яшьтән һәм ир-атлар 65 яшьтән чыгачаклар.
***
Кимендә 37 ел стажы булган хатын-кызлар һәм кимендә 42 ел стажы булган ир-атлар пенсиягә гомумбилгеләнгән пенсия яшеннән ике елга иртәрәк чыга алалар, ләкин хатын-кызлар өчен 55 яшьтән, ирләр өчен 60 яшьтән иртәрәк түгел. Өч яки дүрт бала тәрбияләгән хатын-кызларның пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бар. Әгәр хатын- кызның өч баласы булса, ул пенсиягә - өч елга, әгәр дүрт баласы булса, дүрт елга иртәрәк чыга алачак.
Шуның белән бергә күп балалы хатын-кызларга пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен җәмгысе 15 ел иминият стажы эшләргә кирәк.
Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән иртәрәк чыгу мөмкинлеге саклана. Андый очракларда пенсия, күчеш чорын исәпкә алып, яңа пенсия яшеннән ике елга иртәрәк билгеләнә.