Алексеевск районында һава мендәрчегендә коткару судносы кизү торырга чыкты.
Алты урынлы “Хивус-6” судносы 22 марттан яр буе зонасына патрульлек итә башлады.
3 нче эзләү-коткару отряды начальнигы Владимир Куприянов, Алексеевск коткаручыларының җаваплылык зонасына 18 километр озынлыгындагы: Кама аша күпер кичүеннән алып Сакан-Троицкий Урай (Балык Бистәсе районында) сызыгына кадәрге территория керә, дип сөйләде:
- Бүген боз көпшәк, шуңа күрә Архаровка елгасындагы күпер янында тәүлек әйләнәсе вакытлы коткару посты эшли башлады, - ди Владимир Куприянов. – Бүген без һава мендәрендәге судноны да шунда күчерәчәкбез. Аның белән коткаручылар территорияне карап йөрергә: боздагы хәлне белеп торырга, балыкчылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә чыгачаклар. Әлбәттә инде, без беренче сигнал булуга ук ярдәмгә килергә әзер торабыз. Моның өчен вакытлы постта тәүлек әйләнәсе хезмәткәрләребез кизү торачаклар. Мәсәлән, бүген инде судно йөртүче Михаил Шилов ике тәүлеккә кизү торуга керешәчәк. Аның белән коткаручы Александр Петряев та булачак. Суднода коткару өчен бөтен чаралар бар. Ләкин без, район кешеләре һәм кунаклары бозда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәрләр, һәм беркемне дә коткарырга туры килмәс, дип ышанабыз. Балыкчылардан үтенеп сорыйбыз: үзегезне саклагыз һәм бозга кергәндә якыннарыгыз турында уйлагыз.
“Хивус-6” судносы суда да йөзә, боз өстендә дә йөри һәм тизлеген дә сәгатенә 120 километрга кадәр арттыра ала.