Балалар сәнгать мәктәбендә классик музыка

2019 елның 26 марты, сишәмбе

 
 Балалар сәнгать мәктәбендә  София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге  музыкантларының концерты булды.   

«Творим гармонию мира»  фестивале кысаларында әлеге мәктәптә  Композиторлар берлеге әгъзасы  Алсу Сөнгатуллина  белән иҗади очрашу булды.  Ул балаларга үзенең әсәрләрен тәкъдим итте. Тамашачылар шулай ук  Үзәкнең иҗат лабораториясе белән шөгыльләнүче укучылары әсәрләрен дә ишеттеләр. Мәсәлән, Аксинья Литовинская  үзенең «Мартышка и очки» пьесасын уйнады. Миләүшә Хәйруллина җитәкчелегендәге кыллы ансамбль дә чыгыш ясады. Моннан тыш, Үзәк хезмәткәрләре сәнгать бүлеге укучылары өчен  мастер-класс та үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International