Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итә: 2018 елда Алексеевск муниципаль районында 22 янгын булды, бу – 2017 елдагыдан 4% ка кимрәк (23 янгын). Янгыннардан килгән матди зыян артты һәм 316383 сум (2017 елда – 41697 сум) тәшкил итте. 2018 елда янгыннарда 2 кеше янып үлде ( 2017 елда – 2 кеше). Җәрәхәт алучылар булмады, 2017 елда андыйлар икәү иде.
Торак секторда янгыннарның төп сәбәпләре электр җиһазлары төзелеше һәм электр көнкүреш приборларыннан, мич җиһазы төзелеше һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү булды.
Татарстан Республикасы территориясендә янгыннарны булдырмау максатында торак фондта (“Торак-2019”) мәҗбүри янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуларны булдырмау буенча чаралар оештырылды. Кисәтү чаралары безнең районда да уза. Янгын-профилактика эшен үткәрү, яшәү урыннарында гражданнарны көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү, агитация һәм пропаганда материаллары әзерләп, аларны халык арасында тарату, аз тәэмин ителгән гражданнарга мичләрен һәм электр үткәргечләрен ремонтлау буенча социаль ярдәм күрсәтү, шулай ук башка янгын-профилактика чаралары үткәрү максатында профилактик төркемнәр булдырылды. Әлеге төркемнәр янгыннар белән булган хәлне тотрыклыландыру, Алексеевск районы халкын торак фондта янгыннарга юл куймау турында кисәтү максатында торак фондны, картлар, күп балалы һәм авырлыклар белән тормыш алып баручы гаиләләр яши торган урыннарга профилактик караулар үткәрәчәкләр.
Шул уңайдан янгын сүндерүчеләр-коткаручылар алексеевскилылардан андый визитларга аңлап карауларын һәм профилактик төркемнәр эшенә аяк чалмауларын сорыйлар.