Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы уздыра.
Конкурс 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр үткәрелә.
Эштә документлар белән расланган мәгълүматлар гына түгел, ә бәлки гаилә тарихыннан документлар белән расларга мөмкин булмаган теләсә нинди кызыклы фактлар да тәкъдим ителергә мөмкин. Аудиофайл рәвешендә тәкъдим ителгән әңгәмәләрне, истәлекләрне һәм интервьюларны куллану рөхсәт ителә.
Җиңүчеләрне һәм призерларны призлар көтә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат Дәүләт комитетының рәсми сайтында «Эшчәнлек. Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә урнаштырылган. Конкурста катнашырга теләүчеләр Алексеевск районы архивына мөрәҗәгать итә алалар.