Һөнәри бәйрәмнәрендә хезмәтләрен хөрмәтләп

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Район башлыгы Сергей Демидов коммуналь хуҗалыкның иң яхшы хезмәткәрләрен котлады.

Район мәдәният йортында торак-коммуналь өлкә хезмәткәрләрен тәбрикләделәр. Район башлыгы Сергей Демидов  оешма ветераннарына һәм хәзер эшләүче хезмәткәрләренә җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте:

- Кешеләребезнең иминлеге бәйле булмаган бер генә тармак та юк. Сезнең эшегез бик тә үзенчәлекле: сез аны яхшы үтәгәндә аны беркем күрми. Ләкин әз генә өзеклек булса да,  бу хакта шунда ук сизеп алалар. Бүген без сезгә җиңел булмаган, тәүлек әйләнәсе диярлек  эшегез өчен рәхмәт әйтәбез. Сезгә нык сәламәтлек һәм хезмәтегездә зур казанышларга ирешүегезне телим.

 Сергей Анатольевич   «Инженерлык челтәрләре», «Алексеевскводоканал», « Идарәче компания», «Төзекләндерү»  оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
 Шулай ук  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумовтан, бистә мэры Игорь Свистуновтан, торак-коммуналь хуҗалык  предприятиеләре җитәкчеләреннән һәм  «Земля-землица» журналы  мөхәррире Иршат  Хәмидуллиннан да котлаулар яңгырады.

Ә  Сахаровка авылы мәдәният йортыннан “Вечерок» һәм «Родничок» артистлары залда утыручыларга  матур концерт программасы  бүләк иттеләр. Алексеевскилыларны шулай ук Болгардан килгән кунаклар: ТРның атказанган  мәдәният хезмәткәре Василий Кощеев һәм җырчы Ирина Кулагина да котлады.  

Бәйрәм хөрмәтенә лаеклы бүләкләр

 

“Торак-коммуналь хуҗалыкның мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнделәр:

 

Гаврюшов Михаил Иванович -   «Инженерлык челтәрләре»ЧҖҖ машина йөртүчесе, әлеге оешмада эш стажы 32 ел тәшкил итә.  

Колоколов Павел Владимирович -  «Идарәче компания»ЧҖҖ директоры,  эш стажы 25 ел тәшкил итә.

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау  грамотасы белән бүләкләнделәр:

 Абросимов Вячеслав Сергеевич  – «Инженерлык челтәрләре»ЧҖҖ  контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре.

Спиридонов Николай Александрович - “Төзекләндерү” ЧҖҖ машина йөртүчесе. 

Павлов Денис Павлович- «Алексеевскводоканал»ААҖның су белән тәэмин итү мастеры.  

ТР Коммуналь предприятиеләр берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Храмушкин Вадим Сергеевич – «Инженерлык челтәрләре»ЧҖҖ  мастеры.

Вәлиуллин Рашат Мортаза улы -  «Инженерлык челтәрләре»ЧҖҖның электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы.   

Шабров Артем Николаевич – “Төзекләндерү” ЧҖҖның баш  инженеры.

Гарипова Аида Ринат кызы – «Идарәче компания»ЧҖҖның баш бухгалтеры.***

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International