Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе өлешләп төзүдә катнашучылар өчен “Кайнар линия” үткәрә

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

 

 

Быел өлешләп түләү өлкәсендә законнарның үзгәрүе сәбәпле 20 мартта иртәнге 8 дән көндезге 12 гә кадәр бөтен республикада  Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе “Кайнар телефон линиясе” үткәрә.

 Аны үткәрү вакытында татарстанлылар  өлешләп түләүдә катнашучылар өчен нәрсәнең үзгәрүен,  теркәүнең кайсы срокларда үткәрелүен һ.б.ларны белә  алачаклар.

 Казан кешеләре сорауларына 8(843)255-25-71 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең юридик затлар күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Лилия Борһанова җавап бирәчәк.

 Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары кешеләре өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында - rosreestr.tatarstan.ru “Гражданнар мөрәҗәгатьләре – Кайнар линияләр” (“Обращения граждан – Горячие линии”) бүлегендә урнаштырылган.

  Шалтыратып, сорауларыгызны бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International