Район башлыгы Сергей Демидов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, иң җылы котлауларыбызныны кабул итегез! Сезз, музей һәм китапханә хезмәткәрләренә, авыл клублары һәм мәдәният йортлары белгечләренә, педагогларга һәм методистларга мактаулы һәм җиңел булмаган вазыйфа йөкләнгән - сез рухи кыйммәтләрне саклыйсыз һәм арттырасыз. Сезнең эшегез Россия, Татарстан һәм Алексеевск районының тарихи-мәдәни мирасын саклауда ифрат зур әһәмияткә ия. Игелекле хезмәтегез, профессионализмыгыз һәм һөнәрегезгә чиксез бирелгәнлегегез өчен ихлас рәхмәт хисләрен җиткерәм. Нык сәламәтлек, илһам чыганагы, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗат уңышлары һәм яңа казанышлар теләвемне кабул итегез!