Район башлыгы Сергей Демидов  төзекләндерү өлкәсе хезмәткәрләрен котлады

2019 елның 22 марты, җомга

Район башлыгы Сергей Демидов коммуналь хуҗалыкның иң яхшы хезмәткәрләрен котлады.

Район мәдәният йортында торак-коммуналь өлкә хезмәткәрләрен тәбрикләделәр. Район башлыгы Сергей Демидов  оешма ветераннарына һәм хәзер эшләүче хезмәткәрләренә җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте:

  • Кешеләребезнең иминлеге бәйле булмаган бер генә тармак та юк. Сезнең эшегез бик тә үзенчәлекле: сез аны яхшы үтәгәндә аны беркем күрми. Ләкин әз генә өзеклек булса да,  бу хакта шунда ук сизеп алалар. Бүген без сезгә җиңел булмаган, тәүлек әйләнәсе диярлек  эшегез өчен рәхмәт әйтәбез. Сезгә нык сәламәтлек һәм хезмәтегездә зур казанышларга ирешүегезне телим.

 Сергей Анатольевич   «Инженерлык челтәрләре», «Алексеевскводоканал», « Идарәче компания», «Төзекләндерү»  оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
 Шулай ук  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумовтан, бистә мэры Игорь Свистуновтан, торак-коммуналь хуҗалык  предприятиеләре җитәкчеләреннән һәм  «Земля-землица» журналы  мөхәррире Иршат  Хәмидуллиннан да котлаулар яңгырады.

Ә  Сахаровка авылы мәдәният йортыннан “Вечерок» һәм «Родничок» артистлары залда утыручыларга  матур концерт программасы  бүләк иттеләр. Алексеевскилыларны шулай ук Болгардан килгән кунаклар: ТРның атказанган  мәдәният хезмәткәре Василий Кощеев һәм җырчы Ирина Кулагина да котлады. Коммуналь өлкә хезмәткәрләре үзләре дә матур концерт номерлары әзерләгән иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International