Айрат Хәйруллин: "Без  агросәнәгать өлкәсендә  30 елдан артык эшләгән бөтен кешенең лаеклы өстәмә алу хокукына ирешәчәкбез"

2019 елның 22 марты, җомга

 19 мартта  Дәүләт Думасында хезмәт министры Максим Топилин белән очрашуда  күтәрелгән авыл хезмәтчәннәренә пенсия исәпләүнең яңа тәртибе  

 Дәүләт Комитеты рәисенең аграр мәсьәләләр буенча урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең “Россия авылы” федераль проекты координаторы Айрат Хәйруллин сайлаучыларның төбәк атналыклары вакытында  аңа шундый сораулар белән  еш мөрәҗәгать итүләрен билгеләп үтте.

- Бу елның февралендә булып узган кабул итүдә миңа Чистай районыннан  ике авыл кешесе мөрәҗәгать итте.  Алар авыл хуҗалыгы оешмаларында балта осталары булып эшләгәннәр, ә   Пенсия фондының җирле бүлекчәсендә  исемлек буенча аларның пенсияләренә өстәмә исәпләмәгәннәр. Без  РФ Хезмәт министрлыгына сорау җибәрдек һәм хәзер  әлеге кешеләрнең мәсьәләсе хәл ителде инде. Ләкин авыл хуҗалыгында гомер буе  балта остасымы, эретеп ябыштыручымы булып эшләгән – анысы мөһим түгел, алар хезмәт белән мәшгуль булганнар, өстәмә алмаучы шундый кешеләр әле тагын күпме? Бу гадел түгел, - диде Айрат Хәйруллин.

Исегезгә төшерәбез:  закон буенча әгәр кеше  30 елдан артык АПКда эшләсә һәм авыл җирләрендә яшәсә, ул иминият пенсиясенә фиксирланган түләүдән  25 процент өстәмә алырга хокуклы. Ләкин бүген   бу хокукны белгечлекләрнең махсус исемлеге чикли. Исемлектә күрсәтелгән һөнәрләргә туры килмәү аркасында район пенсия фондлары кешеләрне өстәмә алу хокукларыннан мәхрүм итәләр.

- Без хезмәттәшләрем белән  бу исемлекне киңәйтүгә һәм  авыл хуҗалыгы производствосында – колхозлардамы ул, совхозлардамы, әллә авыл җирләрендә урнашкан башка авыл хуҗалыгы  предприятиеләрендәме – анысы мөһим түгел,  30 елдан артык эшләгән бөтен кешенең лаеклы өстәмә алу хокукына ирешәчәкбез, - дип басым ясап әйтте Айрат Хәйруллин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International