Үзмәшгульләр турында

2019 елның 22 марты, җомга

“Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында”гы 27 ноябрь, 2018 ел, 422-ФЗ санлы Федераль закон нормаларын гамәлгә ашыру буенча системалы эш оештыру максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә:

«Татарстан Республикасының биржа мәйданчыгы  (алга таба - биржа мәйданчыгы)” сайтының (http://bp.zakazrf.ru)  төп битендә  “Үзмәшгульләр (“Самозанятые”)  махсус ресурсы эшләтеп җибәрелде.

Әлеге ресурста  теркәлү   теркәлгән затларга   заказчылар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итү буенча   гарантияле базарга  керү өчен  рөхсәт алырга мөмкинлек бирәчәк.

“Биржа мәйданчыгы” системасында  эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү, үзләре җитештергән товарлар белән тәэмин итү буенча тиешле тәкъдимнәр күрсәтелгән  “Үзмәшгульләр  тәкъдимнәре”нең махсус бүлеге урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International