Хәйрияче бүләге

2019 елның 22 марты, җомга

 Бистәбездә  Халыкара хатын-кызлар көне матур итеп билгеләп үтелде. Төрле чаралар: зур концерт, “Кышны озату” бәйрәме, ярминкә, төрле конкурслар һәм ярышлар оештырылды.  Ә районыбыз мәчетенең гүзәл затларына  Казан шәһәрендәге иң яхшы татар театрларының берсенә - Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына бару бәхете тәтеде. Әлеге сәяхәт турында Зөлкәрия апа Мөлекова сөйләде:

-          Без Г.Камал театрына барырга бик теләп ризалаштык. Сәяхәтебезне  ата-бабаларыбызның телен, мәдәниятен һәм динен саклап калуга зур өлеш кертүне дәвам иттерүче  Гөлнур Сафина оештырды. Моның өчен аңа зур рәхмәт.

 9 март көнне без, уңайлы автобуска утырып, Казанга юл тоттык. Юлда барганда безгә мәчеткә кереп, намаз уку  мөмкинлеге бирелде.  Аннары кафега кердек, анда безне  кунакчыл каршыладылар һәм тәмле ашлар белән сыйладылар. Казанның йөзек кашы булып торучы Камал театрына вакытыннан элек барып җитеп,  фойедагы бөтен күргәзмәләр белән танышырга, элек эшләгән һәм хәзер эшләүче, халкыбызга рухи байлык  бүләк иткән һәм итүче яраткан артистларыбызның зурайтылган  фоторәсемнәрен карарга өлгердек.  Бик тәэсирләнеп Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява” комедиясен карадык. Әлбәттә, комедия безгә бик ошады. Анда яшь артистлар Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Алмаз Гәрәев һәм башкалар уйнады.  Миңа Эмиль  Талиповның Рәшит ролен ничек әйбәт  башкаруын күрү бик күңелле булды. Эмиль, яшь кенә булса да, быел “Татарстанның артказанган артисты” дигән исемгә лаек булды.  Без  аның  Туфан Миңнуллинның “Мулла” драмасында  - Әсфәндияр, Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”ендә   Батырхан ролен һәм башка популяр спектакльләрдә үз рольләрен оста итеп уйнавын белә идек инде.

Татарстанда бу ел “Театр елы” дип игълан ителде. Мин, Аллаһы Тәгалә  зур тарихы, рухи байлыгы, теле, мәдәнияте, сәнгате булган татар милләтен  яралткан икән, ул юкка чыгарга тиеш түгел, дип саныйм.  Кул кушырып утырырга ярамый, безнең һәркайсыбыз нәрсә дә булса эшләргә тиеш. Балаларыбызда  үз милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә бурычлыбыз. Шуңа күрә   борынгы мәдәниятебезне  саклап калу бик мөһим. Театр - менә дигән мисал.

Зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде.  Бу бик сөендерде. Әгәр татар театры яши икән,  димәк, милләт тә яшәячәк. Бу сәфәр безгә бик ошады.  Без, рухи  байлык алып, өебезгә кайттык.

Сүземнең ахырында бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, әлеге сәяхәтне оештырган Гөлнур Таһир кызына зур  рәхмәт әйтәсем килә. Аңа һәм коллективына нык сәламәтлек һәм эшендә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International