Табигатьтә яз хакимлек итә, җир уяна, тирә- як сихри бер матурлыкка төренә. Сау-сәламәт, күңеле тыныч хезмәт кешесе өчен бу - гадәти тормыш. Барыбыз да иртән торып, ашыга-кабалана көндәлек мәшәкатькә чумабыз. Беребезнең дә башына картлык килер, авыру тотар, гарип калырбыз, дигән уй кереп тә чыкмый, әле шулар янәшәсендә ялгызлык та булса. Зур Тигәнәледән бер төркем активистлар Зур Полянка авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бардылар. Шул сәяхәттән алган тәэсирләре турында Лилия Зарипова сөйләде.
- Равил хәзрәт олы кеше, дин илчесе буларак, безгә шул турыдагы уйларны искәртте, һәм 19 март көнне без - Зур Тигәнәле авыл җирлеге, мәчет, мәдәният йорты, музей, китапханә хезмәткәрләре, Зур Полянка авылындагы Картлар интернат йортына хәл белергә бардык. Безне һәрвакыттагыча мөлаем шәфкать туташы Динә ханым каршы алды. Бу визитыбыз безнең беренчесе генә түгел, ул инде традициягә кереп китте, шуңа да без Динә белән алдан аралашып, килешеп куйдык. Безнең бурыч дөньябызга матур яз килгәндә игътибарга мохтаҗ авыру картларның күңелен күрү, моңсу тормышларына бераз гына булса да дәрт, шатлык өстәү иде. Без моңа ирештек тә, дип уйлыйбыз. Интернат хезмәткәрләре тәр- бияләнүчеләрне кызыл почмакка җыеп утырткач, без иң элек аларны сәламләп, кыска гына концерт программасы күрсәттек, аннан мәчет иганәчелеге ярдәме белән сатып алынган тәм-томнарны һәм кием-салымнарны өләштек. Авыл халкы музейга үз китапханәләреннән шактый кызыклы китаплар китерде, һәм без аларны да алып барып, интернат китапханәсенә тапшырдык. Безнең белән очрашу олы кешеләр өчен зур бәйрәм булды, йөзләренә балаларча шатлык кунды, гел бертөрле тормышка бераз гына бизәк өстәлде сыман. Биредә тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләре, телләре, диннәре төрле булса да, язмышлары бер үк, алар туган нигезләреннән, якыннарыннан аерылып, ниндидер сәбәпләр аркасында бирегә килеп яшәргә мәҗбүрләр. Аларны шушы интернат йорты берләштерә, үзара килешеп, бер-берсенә ярдәмләшеп, бер гаилә булып яши бирәләр. Ә бит араларында бөтенләй дә ярдәмгә мохтаҗ, гариплеккә дучар булучылары да шактый. Ходай сакласын, беркем дә шундый хәлдә калырмын, дип яшәми, ә язмыш кешеләрне төрлечә сыный. Әнә шундый ке- шеләрне тәрбияләп, хәләл көчләрен сарыф иткән интернат хезмәткәрләренә чын дән рәхмәт әйтәбез. Ярый әле сездәй изге күңелле кешеләр бар. Зур хезмәтегез үзегезгә мул хөрмәт булып әйләнеп кайтсын иде.