28 марттан 31 енә кадәр Алексеевск районында “Тоннель” операциясе узачак, әлеге операция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлның йөри торган өлешендә хокук бозуларга чик куячак.
- Без машина йөртүчеләрнең аеклыгын, куркынычсызлык ка- ешларының каптырылганмы-юкмы икәнлеген, шулай ук балигъ булмаган пассажирларны куркынычсыз йөртү кагыйдәләрен тикшерәчәкбез. Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез, - дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ хезмәткәрләре.