“Эдем”ЧҖҖ бухгалтеры Абрамова Людмила Александровна Алексеевск муниципаль районының сәүдә һәм җәмәгать туклануы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
«Алексеевск керамикасы»ААҖның котельный җайланмалары операторы Сарапкин Евгений Павлович Алексеевск муниципаль районының төзелеш тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.