Республика профсоюз комитеты елга йомгак ясады

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

 

20 мартта Фәридә Гарифуллина рәислегендә Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы президиумының киңәйтелгән утырышында республика профсоюз оешмасының 2018 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Утырышта район, эре башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре һәм республика профсоюз оешмасы контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары катнашты.

Республика профсоюз комитеты белгечләре хисапларында профсоюзда әгъзалык, 2018 елдагы Профсоюз бюджетын үтәү,  күмәк килешүләр кампаниясенең нәтиҗәләре буенча статистик хисапларга тирән анализ бирелде. Предприятиеләрдә финанс кыенлыкларына карамастан, 2018 ел дәвамында социаль гарантияләр кимемәгән, дип билгеләп үтелде. Профсоюз комитетлары  күмәк килешүләр төзегәндә хезмәткәрләр өчен шактый ташламалар һәм гарантияләргә, шул исәптән өстәмә түләүле отпусклар бирүгә, эшләүче һәм аларның гаиләләрен сәламәтләндерүне финанслауга, остазлык өчен өстәмә акча, бала туганда, балаларны сәламәтләндерү лагерьларында карау буенча ялда булган ата-аналарга өстәмә акчалата түләүләргә, пенсиягә киткәндә, шулай ук армиягә чакырылганда бер тапкыр түләнә торган түләүләргә ирешкәннәр. «Майский ТК» ЧҖҖ, «Чаллы бройлер» ЧҖҖ, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» ААҖ, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Элита» ГПП АҖ, «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДУ, «Буа шикәре» ААҖ, «Зәй шикәре»ААҖ кебек предприятиеләр уңай эш үрнәге булдылар.

Утырышта шулай ук тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы мәсьәләләре турында да җентекләп фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы үсеше 18,5% тәшкил итте, билгеле бер уңышларга карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакы дәрәҗәсендә уртача республика   күрсәткеченнән әле һаман да зур аерма саклана (2018 елда - 66%). Азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы республика буенча уртача күрсәткечнең 85,1% ын тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов җыелучыларга республиканың агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклауның торышы турында мәгълүмат бирде. 2018 елда тармак предприятиеләрендә авыр нәтиҗәләргә китергән – 11, үлем белән тәмамланган  2 бәхетсезлек очрагы  булган, хәзер бу тенденция кимүгә таба бара. Элеккечә үк механизаторлар һәм терлекчеләр профессиональ риск дәрәҗәсе югары. Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре - җитештерү технологияләрен һәм җитештерү дисциплинасын, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Утырышта катнашучылар профсоюз органнарының күмәк килешүләр кысаларында предприятиеләрдә хезмәтне саклау торышын контрольдә тотуларын билгеләп үттеләр. 2018 елда профсоюз оешмалары булган оешмаларда авыр җәрәхәтләнү очраклары гына теркәлгән.

Фәридә Гарифуллина утырышта катнашучыларның игътибарын социаль партнерлыкны алга таба да камилләштерү, эш бирүчеләргә хезмәт шартларын яхшырту, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрү кирәклегенә юнәлтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International