1 февральдән федераль льготникларга айлык акчалата түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты.
1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң массакүләм социаль түләү 4,3% ка индексацияләнде..
Хәзерге вакытта әлеге акчаны Татарстанда 340 меңләп федераль ташламалардан файдаланучы кеше ала. Алар арасында инвалидлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, радиациягә дучар булган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башкалар бар.
Социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче айлык акчалата түләү дә 4,3 процентка индексацияләнде. Исегезгә төшерәбез: социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготниклар социаль хезмәтләрне натуралата яки акчалата эквивалентта алырга мөмкин.
Коррупциягә каршы
Вазыйфаи хокук бозулар, эш регламентларын бозулар, хезмәт вазыйфаларын намус белән үтәмәү, муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре, Алексеевск муниципаль районы предприятиеләре ягыннан коррупция күренешләре фактлары буенча түбәндәге телефоннар: 2-49-43 буенча– прокуратурага; 2-43-98 буенча – полиция бүлегенә, 2-55-00 буенча район Советына хәбәр итәргә мөмкин.