Яңа түләү квитанцияләре буенча аңлатмалар

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

 

Хөрмәтле Алексеевск ш.т.б.ның шәхси өйләрендә һәм Алексеевск районының Лебяжье авылында яшәүчеләр!

 2019 елның мартында сезгә  каты коммуналь калдыклар өчен түләү документлары  гыйнвар-февраль айларына  килде. Өстәмә төстә игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: кайбер түләү документларында “Су белән тәэмин итү”, “Суны агызып җибәрү”, “Мунча өчен су” , “Сугару” хезмәтләре язылган юллар бар. Сездән әлеге юлларга игътибар итмәвегезне сорыйбыз, чөнки алар бер тапкыр гына күренде һәм ул хезмәтләр белән бер тәэмин итүчедән икенчесенә мәгълүматлар базасын күчергәндә алып ташланмаган. 2019 елның март ае өчен түләү документларында югарыда күрсәтелгән хезмәтләр бүтән  язылмаячак.

Сезгә шул турыда да җиткерәбез: 2019 елның 1  гыйнварыннан   каты коммуналь калдыклар  хезмәте күрсәткән өчен түләүләрне  «Бердәм исәп-хисап үзәге-“Татэнергосбыт” ЧҖҖ оешмасы исәпләячәк һәм түләүләргә кагылышлы  барлык сораулар белән  түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз:   Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 2 нче йорт (күп функцияле үзәк бинасы),  беренче кат,   8 һәм 9 нчы тәрәзәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International