Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы уздыра. Конкурс 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр үткәрелә. Аның төп максаты -- гаилә шәҗәрәсе традицияләрен яңарту, гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итү.
Конкурсның бурычлары:
- шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү;
- балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә гаилә тарихының ил тарихына катнашы барлыгын өйрәнү нигезендә ярдәм итү;
- гаилә традицияләрен һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итү;
- тарихи-нәсел шәҗәрәсе тикшеренүләре традицияләрен саклау һәм үстерү;
- архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү.
Конкурста биш яшь төркеме буенча теләгән һәркем катнаша ала:
1нче төркем - 1- 4 нче сыйныф укучылары;
2 нче төркем-5-8 нче сыйныф укучылары;
3 нче төркем-9-11 нче сыйныф укучылары;
4 нче төркем – 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары;
5 нче төркем - 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.
Конкурста җиңүчеләр һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.
Конкурска беренче яшь төркемендә катнашучылардан тыш, индивидуаль тәртиптә генә башкарылган эшләр кабул ителә. Конкурста катнашучыларның эшләре ике этапта карала, 5 төркем эшеннән тыш:
1 нче этап – Муниципаль, муниципаль районнар (шәһәр округлары) башкарма комитетларының архив бүлекләре (идарәләре) тарафыннан 2019 елның 20 мартыннан 15 апреленә кадәр уздырыла;
2 нче этап – республика, 2019 елның 16-30 апрелендә үткәрелә.
Конкурста катнашучыларның эшләре муниципаль берәмлекләрне узып, конкурсның икенче этабына җибәрелә.
Конкурс эшләренә таләпләр:
- эшнең максатлары һәм бурычлары булу;
- үз нәселе тарихы турында нигезле һәм документаль расланган мәгълүмат булу, архив документларына сылтамалар булу, аңлатмалы язмалар һәм күрсәтелгән материалларга тарихи белешмәләр;
- ата-бабаларыбыз тормышы турында, аларның ил, туган як тарихында роле турында мәгълүматлар булу (бу мәгълүмат булган очракта);
- үз гаиләсенең милли тамырлары һәм ата-бабаларының конфессиональ булуы турында мәгълүматлар булу (бу мәгълүмат булган очракта).
Эштә документлар белән генә түгел, гаилә тарихыннан булган теләсә нинди кызыклы фактлар да тәкъдим ителергә мөмкин. Аудиофайл рәвешендә тәкъдим ителгән әңгәмәләрне, истәлекләрне һәм интервьюларны куллану рөхсәт ителә.
Конкурста җиңүчеләр өчен призлар:
1-4 нче яшь төркемнәре: 1нче урын – планшет, 2 нче урын – кесә телефоны, 3 нче урын-электрон китап;
5 нче яшь төркеме: 1 нче урын – 50 мең сум, 2 нче урын – 30 мең сум, 3 нче урын - 20 мең сум.
Конкурс турында, конкурс турында нигезләмәдә эшләрне оформитъ итү тәртибе һәм гаризалар бирү формалары турында тулырак мәгълүмат дәүләт комитетының рәсми сайтында «Эшчәнлек. Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1792070.pdf http://arhiv.tatarstan.ru/rus/archivdoc.htm) урнаштырылган.