Татарстан Республикасының иң яхшы педагоглары арасында

2019 елның 19 марты, сишәмбе

 

Район үзәгенең  2 нче мәктәбендә “Ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе” конкурсының республика этабы призерларын тәбрикләделәр.

Мәгариф бүлеге начальнигы Дамир Гыйләҗев Татарстанның иң  яхшы укытучылары өчлегенә кергән бистәнең 2 нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Вероника Скалованы һәм  республиканың иң яхшы педагоглары унлыгына кергән Ялкын мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Булат Мөбәрәкшинны  котлады.   Шулай ук “Әтәчкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Оксана Баранова да хезмәттәшләреннән алкышлар кабул итте. Ул Татарстанның  иң яхшы  тәрбиячеләре егермелегенә керде. Дамир Әмир улы конкурсантларга мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Моннан тыш, рәхмәт сүзләре  мәгариф бүлегенең республика этабына әзерләнүдә конкурсантларга ярдәм иткән педагоглары  һәм хезмәткәрләре исеменә дә яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International