Автобусларда балаларны төркемләп йөртү турында мәгълүмат тапшыру тәртибе буенча таләпләр

2019 елның 19 марты, сишәмбе

  

Автобусларда балаларны төркемләп йөртү турында мәгълүмат тапшыру тәртибе буенча таләпләр

 Мәгълүматлар тапшыру һәм аларны карау тәртибенә җентекләбрәк тукталыйк.

Мәгълүматлар тапшыру тәртибе Россия Эчке эшләр министрлыгының 30 декабрь, 2016 ел, 941 нче боерыгы белән расланган.

  Бер яки ике автобуста балаларны төркемләп йөртүне оештыру турында мәгълүмат  планлаштырылган йөртү көненә ике көннән дә соңга калмыйча  йөртә  башлау урынындагы Дәүләт автоинспекциясе  бүлекчәсенә бирелә.

Мәгълүматны яки гаризаларны тапшыру вазыйфасы   юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы җитәкчегә яки вазыйфаи затка, оешманың үз транспортын файдаланган очракта – оешмага, ә балаларны төркемләп йөртүне фрахтование килешүе буенча оештырганда фрахтователь яки фрахтовщикка йөкләнә  (килешүдә күрсәтелергә тиешле үзара килешү буенча).

 Балаларны төркемләп йөртүне транспорт колонналары (өч яки аннан да күбрәк автобус составында)  белән оештырган очракта аларның  Дәүләт автоинспекциясе автомобильләре тарафыннан озата баруына гариза бирелә.

Балаларны төркемләп йөртүне оештырган транспорт колонналарын озата баруга гариза ташый башлаганчы 10 көннән дә соңга калмыйча бирелгән булырга тиеш.   Озата баруга гаризалар биш көнлек срокта карала.

  Мәгълүмат шәхсән Дәүләт автоинспекциясенең территориаль бүлекчәсенә тапшырыла.

Татарстан Республикасы  Хөкүмәте комиссиясенең  юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 17  гыйнвар, 2019 ел, 1 нче карары нигезендә  балаларны автобусларда йөртү куркынычсызлыгын күтәрү максатында андый ташуларны оештыручылар  планлаштырылган сәяхәт көненә кадәр ике көннән дә соңга калмыйча  автобусның техник халәтен тикшерү һәм  йөртүчеләрне инструктаж үтәргә җибәрү өчен Дәүләт автоинспекциясенең  территориаль бүлекчәсенә китерергә тиешләр.

 Транспорт чараларының техник торышы   транспорт чараларын  файдалануга  рөхсәт бирү буенча Төп нигезләмәләр таләпләренә җавап бирергә тиеш.

 Мәгълүмат электрон формада (https://гибдд.рф/transportation) бирелә.

Балаларны автобусларда төркемләп йөртү турындагы хәбәрнамәне электрон формада тапшыру мөмкинлеген гамәлгә ашыру максатында   Дәүләт автоинспекциясенең  рәсми сайтында мәгълүматларны кабул итүнең махсус сервисы булдырылды. Сервис адресы слайдта тәкъдим  ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International