Алексеевскида 2019 елгы чаңгы сезоны тантаналы төстә ябылды. Ир-егетләр үз көчләрен - биш километрлы, хатын-кызлар һәм укучылар өч километрлы дистанциядә сынадылар.
Алексеевск бистәсенең чаңгы базасында соңгы кышкы ярышлар булды. Трассага 300 дән артык кеше чыкты.
Ир-егетләр үз көчләрен биш километрлы дистанциядә сынап карадылар, хатын-кызлар һәм укучылар өч километрлы дистанцияне җиңделәр. Бу ярышларда спортчылар парлы-парлы старт алдылар. Катнашучылар артык күп булганлыктан, чаңгы юлына беренчеләрдән булып өлкән катнашучылар, аннары балалар чыкты. Ярышлар балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров, туризм һәм экскурсияләр станциясе начальнигы Вячеслав Рыдаев катнашында узды.
Чара ахырында җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм татлы призлар тапшырылды. Шунысы мөһим: чаңгы базасы үз эшен урманда кар эреп беткәнче дәвам итәчәк.