Алексеевск педагоглары «Ел укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы лауреатлары булдылар. “Пеагогик дебют” номинациясендә 3 нче урынны 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогы Вероника Скалова яулады. “Иң креатив укытучы” номинациясендә Ялкын мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбәрәкшин Булат җиңде һәм иң яхшы педагоглар унлыгына керде. Котлыйбыз!