Изге Алексий мәхәлләсенең якшәмбе мәктәбендә Алексеевск бистәсе һәм Кыркүл авылы якшәмбе мәктәбе укучылары өчен “Сыны Отечества” (“Ватан уллары”) дигән уен булды, дип яза район газетасы.
Балалар Россия тарихын, шулай ук изгеләр Серафим Саровский һәм Сергий Радонежскийның тормыш-көнкүрешләрен белү дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Алексеевск һәм Кыркүл балалары өч команда булдырдылар. Җавапларга жюри әгъзалары җавап бирде, аның составына иерей Семен Махортов, чиркәү регенты Ирина Маташова һәм Кыркүл балалар акчасының өлкән тәрбиячесе Людмила Марусина кергән иде.
Музыкаль номерлар белән Кыркүл балалар бакчасына йөрүчеләр чыгыш ясады, алар китапханә мөдире Елена Егорова җитәкчелегендә «Николушка» җырын һәм китапханә гимнын башкардылар. Ирина анакай һәм җырчы Наталья Долгова үзләренең моңлы тавышлары белән сөендерделәр. Викторина йомгаклары буенча уенда җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Призларны һәм татлы бүләкләрне Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен алып килгән иде.
Чара Анна Сизованың «Русь православная» җырын башкаруы белән тәмамланды.