Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәрләр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлде. Хатын-кыз тавышы пенсионерларны лицевой банк счетына күчерелгән акча турында киңәйтелгән өземтәләр алу өчен Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итәргә агитацияли. Түләү документларында пенсия күләме “өлешчә түләү” буларак исәпләнә, ә Пенсия фонды акчаны килешү буенча ала, дип раслый.
Бу рассылка мошенниклар эше!
Игътибарны Пенсия фонды линиясе буенча барлык түләүләрнең зурлыгы пенсия һәм пособие алганда квитанциядә күрсәтелгән булуына юнәлтәбез, ПФР органнарына өземтә алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шулай ук пенсияләрегезнең һәм башка түләүләрегезнең зурлыгын ПФР сайтында гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда тикшерә аласыз.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, пенсионерларга бернинди өстәмә түләү дә көтелми, дип кисәтә.
Игътибар итегез, бу елда пенсия гражданнарга тулы күләмдә индексацияләнде, шуңа күрә быел өстәмә түләү өчен нигез юк.
Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
ПФРның “кайнар линия”се 8 800 302 2 302.
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru, sprrt.ru, www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча ПФРның матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com