Алексеевскилылар игътибарына

2019 елның 15 марты, җомга

Бу ел башыннан  чүп-чар өчен яңа кагыйдәләр һәм тарифлар эшли башлады. Алексеевск шәһәр җирлеге җитәкчесе Игорь Свистунов  яңалык белән бәйләнгән төп мизгелләрне аңлата.

Хөрмәтле кешеләр! Игътибарыгызга  шуны җиткерәм:  1 гыйнвардан ТР Архитектура  һәм торак-коммуналь хуҗалык  министрлыгы белән 9 ноябрь, 2018 ел, 72 нче килешү  нигезендә “Торак-коммуналь хуҗалык   предприятиесе”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә  төбәк операторының бердәм тарифын раслау көненнән алып ун ел срок белән  эшчәнлекнең көнбатыш зонасы буенча төбәк операторы статусы бирелде.

Каты коммуналь калдыкларны  илтеп түгү  хезмәте өчен түләү исәпләүне авыл кешеләре биргән  мәгълүматлар буенча “Бердәм исәп-хисап үзәге - «Татэнергосбыт» гамәлгә ашыра. Шуның белән бергә  каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте 2019 елда коммуналь хезмәтләргә кертелде. ТР Торак кодексының 153 нче маддәсе нигезендә гражданнар һәм оешмалар торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен  түләүне вакытында һәм тулысынча кертергә тиешләр.

 “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы   24 июнь, 1998 ел, 89-ФЗ санлы Федераль законның 24.7 нче маддәсе 4 нче пункты нигезендә каты коммуналь калдыклар хуҗалары  каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы белән хезмәтләр күрсәтүгә  килешү төзергә тиешләр. Килешү төзүнең тәртибе РФ Хөкүмәтенең 12 декабрь, 2016 ел,  1156 нчы Карары белән расланган  каты коммуналь калдыклар белән эш итү  кагыйдәләрендә каралган, алар буенча төбәк операторы кулланучыларга  теләсә нинди үтемле чаралар белән, шул исәптән әлеге мәгълүматны үзенең рәсми www.clcity.ru сайтында урнаштыру, шулай ук   килешү төзү  турында тәкъдимнәрне массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару юлы белән  хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзү зарурлыгы турында хәбәр итә.  
Гыйнварда счетлар килмәгән Алексеевск бистәсе һәм Лебяжье авылы кешеләренә мөрәҗәгать итәбез. Мартта счетлар берьюлы ике ай (гыйнвар, февраль) өчен куелды. Гафу үтенәбез һәм әлеге суммага аңлап каравыгызны сорыйбыз, чөнки бу чор күчү чоры булып тора, һәм киләсе айдан алар вакытында куелачак.

Авыл кешеләренә килгән квитанцияләрне вакытында түләвегезне сорыйбыз. Бу бигрәк тә Биләр, Родники, Кыркүл, Ялкын һәм  Левашево авыл җирлекләренә кагыла.

“Экосервис”  Алексеевск районы буенча каты коммуналь калдыкларны илтеп түгүне башкаручы булып тора, һәм чүп-чар өчен акча исәпләү, аны илтеп түгү һәм чүп-чар бакларын карап тоту буенча бөтен шелтә сүзләрен 8-987-263-77-32 телефоны буенча җибәрергә мөмкин. 

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен расланган тариф  бер кешегә аена - 71,95 сум, аерым өйләрдә яшәүчеләр өчен 78,05 тиен тәшкил итә.

 Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының  19 декабрь, 2018 ел, 10-190\кс санлы карары нигезендә юридик затлар өчен бердәм тариф   өстәмә бәягә салым белән 1 куб. метр өчен 439,03 сум  билгеләнде.
  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International