Алексеевск районында белем бирү оешмаларында хокук бозуларны булдырмау отрядлары арасында IV район фестиваленең беренче этабы башланды. Фестивальдә катнашуга бу этапта мәктәпләрнең хокук бозуларны булдырмау отрядларыннан гаризалар кабул ителә. Гаризаларны карау йомгаклары буенча жюри 2019 елның 5 апрелендә узачак төп этапта катнашу өчен биш команда сайлап алачак. Гаризалар 2019 елның 20 мартына кадәр фестивальне оештыру комитетының электрон адресына (forpost_aleks@mail.ru) кабул ителә. Фестиваль турындагы нигезләмә белән Алексеевск аграр көллиятенең рәсми сайтында (https://edu.tatar.ru/alekseevo/org6178/page3322751.htm) тәрбия эше бүлегендә танышырга мөмкин.