2019 елның 12 мартында Алексеевск районында “Бала тәрбияләргә” исемле балаларны тәрбияләү һәм аларга өстәмә белем бирү өлкәсендә Бөтенроссия конкурсының зона этабы өч номинация: “Сыйныф җитәкчесе”, “Педагог-оештыручы”, “Педагог-психолог” номинацияләре буенча узды.
Конкурста биш районнан: Алексеевск, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Чистай районнарыннан 28 кеше катнашты.
“Кеше тәрбияләргә-2019” һөнәри осталык конкурсында катнашучыларга Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Кадыйров Наил Камил улы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге киңәшчесе Федоров Семен Петрович, Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы Гыйләҗев Дамир Әмир улы сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр, алар җюри һәм катнашучыларга бик күп җылы сүзләр әйттеләр һәм һәркемгә уңыш елмаюын теләделәр.
Катнашучыларны компетентлы җюри бәяләде: “Педагог-оештыручы” номинациясендә республика мәктәптән тыш эшләү үзәге директоры урынбасары Чекмарева Екатерина Владимировна, Казан педагогика көллиятенең югары квалификацион категорияле укытучысы Галиева Ләлә Габделхәмит кызы, республика мәктәптән тыш эшләү үзәгенең балалар җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге методисты, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия каршындагы эксперт-консультатив советы сәркатибе Кудряшова Людмила Анатольевна; “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә – Казан педагогика көллиятенең югары квалификацион категорияле педагогика укытучысы Айметдинова Гөлсинә Зәки кызы, Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү институтының мәгарифка идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты Кинзябулатова Гөлназ Рамил кызы, Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эше буенча директор урынбасары Мингазова
Роза Камил кызы; “Педагог-психолог” номинациясендә – “КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның югары квалификацион
категорияле педагог-психологы, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, ТР буенча Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының штаттан тыш психолог-эксперты, “ТР мәктәп психологлары ассоциациясе” коммерциячел булмаган партнерлык җитәкчесе Башлай Эльвира Хәмзи кызы, “Социаль-гуманитар белем бирү үзәгенең психология өлкәсендә кадрларның квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан әзерләү бүлеге начальнигы, психология фәннәре кандидаты Валькова Татьяна Анатольевна, Казан шәһәре, Совет районының немец телен тирәнтен өйрәтүче 72 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификацион категорияле педагог-психологы, “Ел укытучысы” республика һөнәри осталык конкурсының “Ел психологы-2016” номинациясендә җиңүчесе, “Ел психологы-2016” конкурсының Бөтенроссия этабы номинанты Солтанова Мәдинә Равил кызы.
Зона этабы йомгаклары буенча безнең район катнашучылары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
Урта Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе - “Педагог-оештыручы” номинациясендә:
- 2 нче урында - “4 нче Алексеевск башлангыч белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе педагог-оештыручысы Сәйфетдинова А.Х;
3 нче урында – “Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе педагог-оештыручысы Дубровина Н.Б.
2 нче урында - ”3 нче Алексеевск “Әтәчкәй” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагог-психологы Кривова И.В. “Педагог-психолог” номинациясендә.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз, ә республика этабында район намусын яклаячак А.Х. Сәйфетдинова белән И.В.Кривовага уңышлар телибез!