ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек тармагының ике айдагы эшенә йомгак ясады

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

12 мартта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның ике аендагы эшенә йомгак ясалды. Чара министр урынбасары  Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

 Киңәшмәдә  терлекчелек буенча консультантлар, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция һәм нәсел эше хезмәтләре начальниклары, “Терлекчелектә нәсел эше буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгының баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” дәүләт казна учреждениесе белгечләре катнашты.

Киңәшмә башында “Аксымлы концентратлар җитештерү һәм аларны терлекчелектә файдалану” дигән темага докладны “КаМП” ЧҖҖ катнаш азык  заводының коммерция директоры Павел Маслов ясады. Сүз аксымлы терлек азыгы өстәмәләре: ЭПК, АКД һәм АВМК,  терлекчелектә якланган аксым һәм аксым концентратларын  җитештерү һәм алардан файдалану технологиясе турында барды. Компания ТРда эшчәнлеген гамәлгә ашыра һәм терлекләрне ашату хезмәтләре күрсәтә.

 Шуннан соң Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны, игътибарны сөт һәм ит җитештерү, бозауларны саклап калу, көтүне яңарту һәм тулыландыру, шулай ук  бюджет ресурсларын үзләштерү, сыерларда мастит һәм очлык авыруларын булдырмауга юнәлдереп, бу елның ике аендагы терлекчелек йомгаклары белән таныштырды,

 Бүген республикада мөгезле  эре терлекләр саны - 723,8 мең, шул исәптән сыерлар саны 241,2 мең баш тәшкил итә. 205,1 мең тонна сөт җитештерелде ( узган ел дәрәҗәсенә карата 103%), 64,1 мең тонна  терлек һәм кош-корт ите җитештерелде (2018 ел дәрәҗәсенә карата 102%), шул исәптән мөгезле эре терлекләр – 15,9 тонна (100%), дуңгызлар - 14,1 (104 %), кошлар 33,8 тонна  (101 %), үстерелде, үрчем 53,6 мең баш тәшкил итте.

 

 Министр урынбасары сүзләренә караганда,  ел башыннан мөгезле  эре терлекләр саны Балтач, Мамадыш, Кукмара,  Әлки, Буа, Чистай, Чүпрәле районнарында арткан.

Әлмәт, Әлки, Түбән Кама, Тукай, Нурлат, Актаныш, Саба, Балтач, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында сөт җитештерү күләменең аеруча күп артуы күзәтелә.  

Шуннан соң мөгезле эре терлекләр ит җитештерү күрсәткечләренә җентекләп тукталдылар. Бу юнәлештә Мамадыш, Тукай, Саба, Актаныш, Әтнә, Сарман, Кукмара районнары иң яхшылар булып торалар.

  • Югары продуктлы беренче тапкыр бозаулаган сыерлар үстерү өчен 850-900 г тәүлеклек үсешкә ирешергә кирәк, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Киңәшмә азагында Нәҗип Хаҗиповкиңәшмәдә катнашучыларның төп игътибарынсөт җитештерүне, малларныңпродуктлылыгын арттыруны стимуллаштыруга юнәлдерде һәм муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләрен субсидия бирү шартларын җентекләп өйрәнүгә бирергә һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре җитәкчеләрен алар белән таныштырырга, шулай ук терлекләр санын киметүгә юл куймаска чакырды.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International