Шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәме ала алалар

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

  Татарстанда хуҗалыкларның кече формаларын һәм  шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур  игътибар бирелә, алар  республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның түбәндәге юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме алуга хокуклары булуын хәбәр итә:

  • сөт юнәлешендәге  мини-фермалар төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия;
  •  савым сыерларны, ана кәҗәләрне  һәм бер яшьтән зуррак кәҗәләрне асрауга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга ;

-  кош-корт (казлар, үрдәкләр, күркәләр, бройлер чебешләр) сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга;

  •  - товарлык, нәселле   башмак таналар һәм беренче тапкыр бозаулаган сыерларны  сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен  каплауга;
  •  атлар асрау өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга.

2019 елга шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең барлык төрләре буенча кирәкле документлар белән җентекле мәгълүмат Министрлыкныңрәсми сайтында урнашкан.

http://agro.tatarstan.ru/rus/2019-god.htm.

Гражданнар үзләрен кызыксындырган  бөтен сорау белән 8(843)221-77-40 телефоны буенча “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге”  дәүләт бюджет учреждениесенә, үз районнарындагы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә (авыл хуҗалыгы   идарәләре телефоннары һәм адреслары  министрлыкның  рәсми сайтында урнаштырылган һәм анда http://agro.tatarstan.ru/rus/territor.htm сылтамасы буенча керергә була),  8( 843)221-76-54, 221-76-55 телефоннары буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International