Бөтендөнья кулланучылар хокукларын  яклау көненә "кайнар линия" старт алды

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар  күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын  яклау көне алдыннан  кулланучылар хокукларын яклау буенча “кайнар линия” эшен оештырды.

 11 марттан 22 мартка кадәр Идарәнең территориаль бүлеге белгечләре гражданнарга товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән интернет аша, төрле хәлләрдә үз  хокукларын  яклау мәсьәләләрен хәл итүдә гражданнарга консультацияләр бирәчәкләр. Мөрәҗәгатьләр  “кайнар линия”  телефоны (8 (843) 5-51-50 , 5-50-05)  буенча иртәнге 8 дән  кичке 5 кә кадәр кабул ителә.

 Бөтендөнья кулланучылар хокукларын  яклау көне  ел саен 15 мартта  1983 елдан бирле үткәрелеп килә, ә 1994 елдан Россия Федерациясендә дә киң билгеләп үтелә.

 Исегезгә төшерәбез:   2019 елда ул «Trusted Smart Products» - санлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар”  шигаре астында  уза.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез:   кулланучыларның консультация ярдәме алуга хокукын тулысынча  гамәлгә ашыру өчен дәүләт мәгълүмат ресурсы эшли. Һәр кулланучы  күп санлы белешмәлекләр, өйрәтүче видеороликлар, дәгъва гаризалары үрнәкләре белән таныша ала. Ресурста Россия кулланучылар күзәтчелегенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге суд практикасы турында бөтен мәгълүмат урнаштырылган.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International