2019-2020 елларда пенсия яшен арттыруны ярты елга киметү пенсиягә гомуми нигезләрдә чыгачак гражданнарга, шулай ук педагогия, медицина һәм иҗат хезмәткәрләренә карата үткәрелә.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә күтәрелгән пенсия яшен 6 айга киметү кулланылмый.
Шул рәвешчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәттәге кешеләргә картлык буенча пенсия түбәндәгечә билгеләнә:
-2020 елда 60 һәм 55 яшькә җиткән кешеләргә – яшьне ике елга арттырып;
- 2019 елда 60 һәм 55 яшькә җиткән кешеләргә – яшьне ел ярымга арттырып.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәттәге кешеләр 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, ир-атларның – 42 ел, хатын-кызларның 37 ел иминият стажы булганда алар күтәренке яшькә җиткәнче срогыннан элек пенсиягә чыгарга хокуклы.
Мәсәлән, 2020 елда 60 яшькә җиткән дәүләт хезмәтендәге ир-атның күрсәтелгән датага 42 ел календарь иминият эш стажы булганда 60 яшькә җиткәч аның пенсия билгеләү хокукы бар (армия, уку озакка сузылган иминият стажында исәпкә алынмый).
Дәүләт һәм муниципаль хезмәттән киткәндә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасыннан булган гражданнарга картлык буенча пенсиягә чыгу срогы гомуми нигезләрдә, ягъни ир-атларга һәм хатын-кызларга 2019 елда 61 һәм 56 яшькә кадәр ярты елга күтәрелгәнне киметеп кулланып билгеләнергә мөмкин