“Дәүләт социаль ярдәме турында”гы 17 июль, 1999 ел, 178-ФЗ санлы Федераль законның 12.1 маддәсе нигезендә матди тәэмин ителешләренең гомуми суммасы төбәктәге яшәү минимумына җитмәүче эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә социаль өстәмә билгеләнә.
Татарстан Республикасында пенсионерларның яшәү минимумы зурлыгы 8232 сум (22.09.2017 ел, 67-ЗРТ санлы ТР законы) күләмендә билгеләнгән.
Матди тәэмин итү суммасын билгеләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алына:
пенсия, социаль хезмәтләр җыелмасы бәясен кертеп, айлык акчалата түләүләр, өстәмә матди тәэмин ителеш, субъект законнарында билгеләнгән башка социаль ярдәм чаралары.
Әгәр күрсәтелгән барлык түләүләрне исәпкә алып пенсионерның кереме төбәктәге яшәү минимумыннан (8232 сум) түбәнрәк булып калса, аңа төбәктә пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр өстәмә (8232 сум) билгеләнә.
Гамәлдәге законнар нигезендә пенсиягә социаль өстәмә эшләмәүче пенсионерларга гына билгеләнә, эшләгән яки башка эшчәнлек алып барылган чорга социаль өстәмә туктатыла.
Социаль өстәмә түләүне яңарту закон нигезендә пенсионерның язма гаризасы нигезендә генә гамәлгә ашырыла. Социаль өстәмә алучы пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатканнан соң түләүне яңарту өчен тиешле гариза һәм эштән азат ителү турында документ белән Пенсия фондының пенсия алу урынындагы территориаль органына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
РФ Пенсия фонды идарәсенең телефоны:
Кайнар линия: 8(843) 279-27-27.
ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлегенең рәсми интернет-сайты www . pfrt . ru.