Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасы проектын эшләде

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасы проектын эшләүне төгәлләде. Документ паспорты хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган.

 Дәүләт программасы проекты  өч төп юнәлешне:

 “Авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең аналитик, норматив, методик тәэмин итүнең” ведомстволы максатлы программаларын һәм “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча федераль чаралар”ны, шулай ук  “Авыл территорияләренең заманча йөзе” ведомство проекты юнәлешләрен үз эченә ала. Аларны гамәлгә ашыру  авыл халкын эш белән тәэмин итүгә һәм аның иминлеген яхшыртуга, яшәү өчен уңайлы һәм  җайлы шартлар булдыруга, шулай ук транспортның үтемлелеген тәэмин итүгә, авылның телекоммуникацион, инженерлык һәм социаль инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2025 елга авыл халкы керемен шәһәр халкы кеременә карата 68 проценттан 75 процентка арттыру, төзекләндерелгән торак өлешен 32,6% тан 50% ка күтәрү, шулай ук кечкенә авыл торак пунктларында яшәүче халык санын саклап калу көтелә.  Бу  максатларга ирешү өчен  1,38 трлн. сум юнәлдерү планлаштырыла, шуның 1,06 трлн. сумы - федераль бюджеттан.

Төбәк проектларының конкурсы дәүләт программасының мөһим  механизмы булачак, ул дәүләт тарафыннан финансланачак.

 Андый проектлар коммерция, коммерциячел булмаган җәмәгать оешмалары, муниципалитетлар, авыл кешеләренең инициатив төркемнәре тарафыннан тәкъдим ителәчәкләр,

социаль инфраструктура һәм торак инженер-транспорт инфраструктурасы, мәдәният һәм спорт, яшәү мохите, халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу, дәүләт хезмәтләре, азык-төлек һәм көнкүреш товарларының физик үтемлелеге, финанс хезмәтләре  юнәлешләре буенча гамәлгә ашырылачаклар.

Төбәкләрдә сайлап алынган гаризалар каралачак һәм ел саен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан финанслану өчен сайлап алыначак.

 Шулай ук  дәүләт программасы кысаларында  авыл халкының торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырылачак. Атап әйткәндә, 1 проценттан югарырак ставка белән ташламалы авыл ипотекасын кертү, торак төзелешен үстерү һәм башка чаралар каралган.

   Беренче елда  дәүләт программасын нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен хокукый, оештыру һәм методик шартлар булдырылачак. Бер үк вакытта  төбәкләрнең инициатив проектларын сайлап алу механизмы эшләтелә башлый.  Икенче этапта социаль өлкәгә яңалыклар кертү, кирәкле инфраструктураны үзгәртү һәм үстерү, халыкның тормыш хәлен күтәрү өчен шартлар булдыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International