11 мартта Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.П.Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А. Хәмзина, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н.А.Семина һәм Сахаровка авыл җирлеге сәркатибе И.Е.Гунина тыл хезмәтчәне - Алексеевск районының Сахаровка авылы кешесе Каплина Лидия Николаевнаны 90 яше тулу белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А. Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Каплина Лидия Николаевна Алексеевск районының Сахаровка авылында ишле гаиләдә туа. Бөек Ватан сугышы вакытында совхозда төрле эшләрдә эшли, Алабугада китапханәчеләр әзерли торган техникумны бетерә. 1952 елда Сахаровка авыл китапханәсенә җибәрелә. Аннары Сахаровка авыл клубы мөдире булып эшли. 1955 елда кияүгә чыга. Ире белән бергә ике ул тәрбияләп үстерәләр. 1966 елда Кыр Шунталысы урта мәктәбенә китапханәче булып күчә, анда 1986 елга кадәр лаеклы ялга чыкканчы эшли. Лидия Николаевнаның дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар.