Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең минераль ашлама сатып алуга субсидияләр алу мөмкинлекләре бар 

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төтек министрлыгы товар җитештерүчеләрнең исенә әлеге акчаны алу өчен  киләсе уңышка бер гектарга кимендә 30 кг тәэсир итүче матдә туплауны документлар белән расларга кирәклеген  төшерә. Мондый ярдәм бары тик 30 мартка кадәр генә саклана.

 1,5 млрд. сум күләмендәге яки гектарга 500 сумлык субсидияләр  - максатлы, ягъни аларны киләчәктә   бары  тик ашламалар сатып алуга гына файдаланырга  мөмкин. Ашламаларның төрләрен  һәм  тәэмин итүчеләрне сайлап алу авыл хуҗалыгы берләшмәләренә кала.

Быел һәр гектарга 70 килограммнан артык тәэсир итүче матдә туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.

  Тулаем республика буенча 6 мартка  тәэсир итүче матдәгә күчереп исәпләгәндә   87 мең тоннадан артык яки  чәчүлекләрнең һәр гектарына тәэсир итүче матдәгә күчереп исәпләгәндә 30,5 кг минераль ашлама сатып алынды. Бер атнада динамика 1,8% тәшкил итте.

Соңгы мәгълүматлар буенча  лидерлар өчлегендә Зәй районы бара, аның хуҗалыклары чәчүлекләрнең һәр гектарына тәэсир итүче матдәгә күчереп исәпләгәндә 64,3 кг минераль ашлама тупладылар (фаразланганның 96 %ы).

 Тәтеш районы чәчүлекләрнең һәр гектарына тәэсир итүче матдәгә күчереп исәпләгәндә 67,2 кг (91,9%), Саба районы 56,2 кг (80,3%) һәм Сарман районы 56,1 кг (80,2%) минераль ашлама туплады.

Шулай ук  Әтнә, Тукай, Балтач, Кукмара, Буа һәм Мөслим районнарында  да күрсәткечләр әйбәт. Калган районнарда бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк.  Ашламалар туплауда иң түбән күрсәткечләргә ия Әгерҗе, Чирмешән һәм Кама Тамагы районнарына аерым игътибар бирү зарур.

 ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төтек министрлыгы исегезгә төшерә: минераль ашламалар   авыл хуҗалыгы культураларыннан  югары уңыш алу һәм туфрактан чыккан минераль ашламаларны тулыландыру нигезе булып торалар. Ашламалар уңышны күтәреп кенә калмыйлар, ә аның сыйфатын да яхшырталар: шикәр, майлар һәм аксымнар микъдары, шулай ук биологик актив матдәләр  арта. Шуңа күрә минераль ашламаларны туплау буенча  эш җитәрлек күләмдә алып барылган районнарда моңа  җитди игътибар бирелергә тиеш.

 2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау буенча мәгълүмат белән Оператив мәгълүмат бүлегендә  җентекләбрәк танышырга мөмкин.

http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1670505.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International