Биләрлеләр кышны ярминкә һәм күңел ачып озаттылар

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

9 мартта Биләр авыл җирлегенең үзәк мәйданында, һава торышы начар булуга да карамастан, иртәнге 8 дән үк  музыка яңгырап торды, сәүдә рәтләре тезелеп китте һәм  озак көтелгән Май чабу (Масленица) бәйрәме башланды.

Ярминкәдән һәм сәүдәдән тыш коймаклар пешерелде һәм шашлык кыздырылды. Ярминкәне “Яшьлек” театр коллективы ачып  җибәрде. Артистлар “Кайнанага – коймакка” исемле матур сәхнәләштерелгән әсәр күрсәттеләр, әйлән-бәйлән уйнадылар, такмаклар әйттеләр, җырладылар һәм халыкны Май чабу бәйрәменә чакырдылар. Спорт  бәйгеләре, бураннарда – кар автомобильләрендә йөрү дә оештырылган иде. Кышны озату тәмамланып килгәндә карачкы яндырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International