Алексеевскида кышны озаттылар

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

  Алексеевскида кышны озаттылар!

Чиркәү мәйданында “Кышны озату” халык күңел ачулары булып узды.

 Бәйрәм башланыр алдыннан район үзәге кешеләре  ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе: ит, бөртекле ашлык, печән сатып алдылар.

Үзешчән артистлар  ярминкә кунакларына уеннар һәм конкурслар белән үелеп баручы  бик матур һәм күңелле концерт программасы бүләк иттеләр. Күңел ачуга сатучылар да кушылды, алар  шамакайлар белән  үз продукцияләрен бүлештеләр, аннары ул конкурсларда уйнатылды.

 Бала-чага өчен балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре  спорт уеннары оештырган иделәр.

Күңел ачуда катнашучылар кайнар чәй эчеп һәм коймак ашап  җылындылар.

Чиркәү мәйданына килүчеләрне бистә мэры  Игорь Свистунов  Халыкара хатын-кызлар көне һәм Май чабу  бәйрәмнәре белән котлады.

 ”Кышны озату” гадәттәгечә карачкыны яндыру белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International