Г.С. Боровиков  кубогы иясе билгеле булды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

 

Алексеевскида Г.С. Боровиков  кубогына волейбол турниры булып узды.

 1 нче спорт  комплексында икътисад фәннәре кандидаты Герман  Боровиков истәлегенә XXVI турнир булып узды. Турнирда биш команда катнашты, аларның өчесе безнең районнан: Алексеевск җыелма командасы, сөт-консерв комбинаты һәм Биләр командалары. Чистай һәм Болгардан килгән коллективлар турнирның кунаклары  булдылар.  Әлки районыннан традицион катнашучылар һава шартлары аркасында килә алмадылар.

Спортчыларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы  Рифкат Сөләйманов һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров  сәламләде. Турнир ачылышына килгән сөт-консерв комбинатының  элеккеге директорының килене Ольга Боровикова район җитәкчелегенә  аның турындагы истәлекне саклаганы өчен рәхмәт әйтте. Каты көрәштә Чистайдан “Бетар” командасы, Алексеевск җыелма командасын җиңеп, беренче урынны алды. Өченче урынны биләрлеләр яулады, алар сөт-консерв комбинаты командасын җиңделәр.

 Чистай волейболчыларының  да узган ел җиңүчеләр булуларын билгеләп үтәбез. Бу команда, шулай ук призерлар акчалата призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International