Район башлыгы Сергей Демидов хатын-кызларны якынлашып килүче язгы бәйрәм белән котлый

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

 

Кадерле хатын-кызлар! Искиткеч матур язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне - 8  нче Март белән иң җылы һәм ихлас котлауларымны кабул итегез.

 Хатын-кыз тормышка һәрвакыт яхшылык, гүзәллек һәм шәфкатьлелек алып килә. Сез бик оста итеп һәм тырышып  өйдә ямь тудырасыз, гаиләләрегезнең тынычлыгын саклыйсыз, балаларыгызны һәм оныкларыгызны тәрбиялисез, бу дөньяны ямьгә күмәсез,  лаеклы эш-гамәлләргә илһамландырасыз, барлык башлангычларда ярдәм итәсез.

 Бүген замана хатын-кызы тормышында күп нәрсә үзгәрде. Сез, иң яхшы әхлакый һәм рухи сыйфатларыгызны күрсәтеп, үз һөнәрегездә, бизнеста, сәясәттә, җәмәгать тормышында зур уңышларга ирешәсез. Ләкин өй, гаилә, элеккечә үк, сөекле һәм кадерле хатын-кызларыбыз, сезнең җилкәгездә тора.

 Сезгә чын күңелдән бәхет, исәнлек-саулык, гаиләгезгә муллык һәм иминлек телим! Һәр көнегез мәхәббәт, шатлык, якын һәм кадерле кешеләрегезнең җылысы белән тулсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International