Криптовалюта  җинаятьчел юл  белән табылган керемнәрне  үзләштерү турында җинаять эшләре  буенча акча средстволарына тиңләштерелә.

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

“Җинаятьчел юл белән булдырылган акча средстволарын яки башка милекне,  җинаятьчел юл белән  табылган яки сатылган милекне легальләштерү   турындагы эшләр буенча суд практикасы хакында”гы 7 июль, 2015 ел, 32 нче санлы Россия Федерациясе Югары суды пленумы карарына  үзгәрешләр кертү хакында”гы Россия Федерациясе Югары судының 26 февраль, 2019 ел,  1 нче пленумы карары белән криптовалюта  җинаятьчел юл  белән табылган керемнәрне  үзләштерү турында җинаять эшләре буенча табылган акча средстволарына тиңләштерелә.

РФ Җинаятьләр кодексының башка затларның җинаятьчел юл белән һәм аларның җинаять кылулары нәтиҗәсендә  табылган акча средстволарын яки башка милекне    легальләштерү   турындагы җинаять җаваплылыгын күздә тотучы 174, 174.1 нче маддәләрне куллану турында аңлатмалар бирелде.

  Атап үтелгән маддәләрдә күздә тотылган җинаятьләрдә  виртуаль активлардан (криптовалютлар) үзгәртелгән, җинаять эшләү нәтиҗәсендә табылган  акча средстволары да  җинаять предметлары булырга мөмкин.

Әлеге маддәләрдә каралган  зур һәм аеруча зур күләмле гамәлләр  аның белән финанс операцияләре яки килешүләрне гамәлгә ашыра башлау вакытына,  ә инде берничә финанс операциясе яки килешү төзегән очракта  аларның беренчесен гамәлгә ашыра башлау вакытына әлеге җинаятьләр предметын тәшкил итүче милекнең чынлыктагы бәясеннән чыгып билгеләнә  (милекнең чынлыктагы бәясе турында мәгълүматлар булмаганда ул белгеч яки эксперт нәтиҗәсе нигезендә билгеләнергә мөмкин), әгәр җинаять предметы булып  чит ил валютасындагы акча средстволары,  әлеге маддәләрдә каралган зур һәм аеруча зур күләмле гамәлләр    “Россия Федерациясе үзәк банкы турында”гы Федераль законның 53 нче маддәсе нигезендә  әлеге валюта белән финанс операцияләре һәм килешүләрне гамәлгә ашыру вакытына  билгеләнгән тиешле валютаның  рәсми курсы буенча билгеләнсә.

 Алексеевск районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International