Россия Федерациясенең Конституцион суды  алиментлар тотып калына торган керем төрләрен ачыклады

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

 Россия Федерациясенең Конституцион суды  2019 елның 1 февралендә Г.А. Белосков шикаяте уңаеннан хезмәт хакы һәм башка керем төрләре исемлегенең 2 нче пункты “п” пунктчасының Конституциягә туры килүен  тикшерү эше турында карар чыгарды.

Ата-аналарның нинди акчасыннан алиментлар тотып калынмавы аңлатылды.

РФ Конституцион суды  автомобиль өчен компенсация түләүләрен алиментлар тотып калырга мөмкин булган керем дип санарга ярамавын күрсәтте. Гражданин  үзенең чыгымнарын түләү өчен алган акча   хезмәтчәнннең  аннан нәтиҗәле файдалану мөмкинлеген  тәэмин итә торган хәлдә  шәхси милкен карап тотуга файдаланыла.

 Шуның белән бергә  хезмәтчән  үзенең шәхси милкен файдаланганда чыгымнарны түләү  хезмәткә түләүгә керми һәм башка максатлы юнәлешкә ия, ул хезмәтчәнгә икътисадый файда китерми.

 Шул уңайдан РФ Конституцион суды  РФ Хөкүмәтенең 18 июль, 1996 ел, 841 нче карары белән расланган  балигъ булмаган  балаларга алиментлар тотып калына торган хезмәт хакы һәм башка керем төрләре исемлегенең 2 нче пункты “п” пунктчасы РФ Конституциясенә туры килми, дип таныды.

Алексеевск районы прокуратурасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International