Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29 ноябрь, 2018 ел,1437 нче карары белән балигъ булмаганнар эшләре буенча территориаль комисияләр вәкаләтләренә үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр нигезендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкаләтләреннән ябык типтагы махсус учреждениеләр урнашкан урындагы судларга күрсәтелгән учреждениеләр администрациясе белән берлектә гаризалар кертү хокукы бетерелде.
2018 елның 11 декабреннән балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр гаризаларны (нәтиҗәләрне) ябык типтагы махсус укыту-тәрбияләү учреждениеләр администрацияләре белән килештерәләр.
Шулай ук комиссияләр вәкаләтләреннән балигь булмаганнарга карата тәрбияви йогынты ясауны куллану турындагы карар да бетерелә.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча балигъ булмаганның аңа әлеге ярдәм күрсәтүгә ризалыгын алуда булышу тәртибе үзгәртелде.
Әлеге үзгәрешләрне исәпкә алып, территориаль балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең эшчәнлек тәртибен регламентлаучы җирле үзидарә органнарының муниципаль хокук актлары закон таләпләренә туры китерелергә тиешләр.
Алексеевск районы прокуратурасы