«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында”гы Россия Федерациясенең 19.04.1991 ел, 1032-1 нче Законына үзгәрешләр инвалидларны эш белән тәэмин итүгә булышканда озатып йөрү буенча гарантияләр билгеләүдә үз көченә керде.
Мисалга эшсез инвалидларны хезмәткә урнаштыру, аларның һөнәри яктан яраклашуын һәм тотрыклы эш белән тәэмин итү максатында инвалидларны озатып йөрү тормышка ашырыла.
Озатып йөрү дигәндә эшкә урнашканда эшләмәүче инвалидка шәхси ярдәм күрсәтү, аларга хезмәт эшчәнлеген тормышка ашыру өчен шартлар тудыру һәм аның эш урынында һөнәренә тиз ияләшү, аның эш урынына кадәр бару һәм кире кайту, шулай ук эш бирүче территориясендә йөрү юлларын булдыру дигәнне аңлата.
Законда эш бирүченең әлеге гарантияне бирүдә катнашуы да каралган. Законның 25 нче маддәсе нигезендә эш бирүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт сәясәтен үткәрүгә булышалар, моннан тыш, инвалидны эш белән тәэмин итүгә булышканда аны озата йөрү нигезендә, шул исәптән аның ихтыяҗларын исәпкә алып, эш бирүченең территориясе буйлап күчеп йөрү юлларын формалаштыру; аның өчен эш урынын җиһазлау; аның кирәкле биналарга кереп йөрүен тәэмин итү; дистанцион юл белән яки өендә торып эшләгәндә хезмәтен оештыруда булышу; инвалидның эш вакыты һәм ял вакыты режимы үзенчәлекләрен билгеләү; кирәк булганда остаз бирү.
Инвалидларны эш белән тәэмин итүдә булышканда озата бару кысаларында остазлык институты Законның 13.1 маддәсе 7 нче пунктында җентекләбрәк ачыла.
Күрсәтелгән норма буенча хезмәтчәннәр арасыннан һәм аларның ризалыгы белән эш бирүчеләр тарафыннан остазлар билгеләнергә мөмкин, алар инвалидны эш белән тәэмин итәргә булышканда озатып йөрүне гамәлгә ашыру максатларында аңа хезмәт вазыйфаларын үзләштергәндә булышалар, эш бирүчегә инвалидларга эш урынына йөрү өчен шартлар тудыру һәм аның эш урынын өстәмә җиһазлау белән бәйләнгән мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертәләр.