Россия Федерациясенең 29 июнь, 2009 ел, 141-ФЗ санлы Федераль законы тарафыннан Җинаять-процессуаль кодекска 40.1 нче бүлек кертелде, ул хезмәттәшлек итү турында судка кадәр килешү төзегәндә суд карарын кабул итүнең аерым тәртибен регламентлаштыра.
РФ Җинаять-процессуаль кодексының 317.1 маддәсе нигезендә хезмәттәшлек итү турында судка кадәр килешү төзү турында шикле яки гаепле кеше прокурор исеменә язмача гариза бирә.
Бу гаризага шулай ук ул да кул куя. Шикле яки гаепле кеше хезмәттәшлек итү турында судка кадәр килешү төзү хакында алдан тикшерүнең төгәлләнүен игълан иткәнче җинаятьчел эзәрлекләү башлану вакытыннан хезмәттәшлек итү турында судка кадәр гариза бирергә хокуклы. Бу гаризада шикле яки гаепле кеше җинаятьне ачуда һәм тикшерүдә, җинаятьчел эзәрлекләүдә һәм аны фаш итүдә, җинаять нәтиҗәсендә алынган милекне эзләүдә тикшерүгә булышу максатында нәрсә эшләргә вәгъдә бирүен күрсәтә.
Гаепленең тикшерүгә булышуы аның җинаятьчел эшчәнлектә шәхсән катнашуы хакында мәгълүматларны хәбәр итүгә генә кайтып калмаска тиеш.
Шул рәвешчә, гаепле кешенең хезмәттәшлек итү турында судка кадәр килешү төзүе өчен аңарда гына түгел, ә бәлки җинаять эшендә катнашучылар һәм җинаять кылучы башка кешеләр кылган җинаятьләр турында объектив мәгълүматларның булуы мәҗбүри шарт булып тора.
Юллама кәгазе алганнан соң тикшерүче өч тәүлек эчендә аны прокурорга җибәрә яки аны канәгатьләндерүне кире кагу турында карар чыгара.
Хезмәттәшлек итү турында судка кадәр килешүгә прокурор, шикле (гаепле) кеше һәм аны яклаучы кул куярга тиеш
РФ Җинаять-процессуаль кодексының 317.3 маддәсе 2.1 өлеш белән тулыландырылды, ул юллама турында хәбәр иткән шикле һәм гаепле кешегә судта күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан очракта аның мәгълүматларын җинаятьтәшләренә һәм җинаять кылган башка кешеләргә карата дәлил итеп файдалану мөмкинлеге турында аңлатырга мәҗбүр икәнлеген билгели.
Покурор килешү төзү турында гариза биргән шикле һәм гаепле кешегә кил Россия Федерациясенең 29 июнь, 2009 ел, 141-ФЗ санлы Федераль законы тарафыннан Җинаять-процессуаль кодекска 40.1 нче бүлек кертелде, ешү шартларын үтәмәгән өчен җаваплылык һәм андый килешү төзүнең нәтиҗәләре турында аңлатырга тиеш.
Ул шикле яки гаепле кешегә әгәр аның җинаятьтәшләренә һәм җинаять эшләүдә башка кешеләргә карата судта мәгълүмат бирүдән баш тартса, аның мәгълүматлары эш буенча дәлилләр итеп файдаланылачагын аңлата.