“Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 3 октябрь, 2018 ел, 353-ФЗ санлы РФ Федераль законынына үзгәрешләр кертелде, алар 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә.
Мәсәлән, 2019 елның 1 гыйнварыннан РФ Хезмәт кодексына диспансерлаштыру узганда хезмәтчәннәргә гарантия бирә торган 185.1 нче маддә кертелде. Хезмәтчәннәр диспансерлаштыру узганда сәламәтлек саклау өлкәсендәге законнарда каралган тәртиптә өч елга бер тапкыр, эш урынын һәм уртача хезмәт хакын саклап калып, бер эш көненә эштән азат ителәләр. Шуның белән бергә картлык буенча, шул исәптән срогыннан элек пенсия билгеләүгә хокук бирүче яшькә җитмәгән хезмәтчәннәр шундый яшь җиткәнче биш ел дәвамында, картлык һәм тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучылар диспансерлаштыруны сәламәтлек саклау өлкәсендәге законнарда каралган тәртиптә узганда елына бер тапкыр, эш урынын һәм уртача хезмәт хакын саклап калып, ике эш көненә эштән азат ителәләр. Диспансерлаштыру узу өчен хезмәтчән эштән, аның язма гаризасы нигезендә азат ителү көннәрен алдан сөйләшеп, азат ителә, дип билгеләнде.
Күрсәтелгән үзгәрешләр хезмәтчәннәрнең хезмәткә хокуклары һәм ирекләре дәүләт гарантияләрен арттыруга һәм уңайлы хезмәт шартлары булдыруга юнәлдерелгән.
Алексеевск районы прокуратурасы