Кадерле дуслар!
Стелалар эскиз-проектына конкурс игълан ителде, алар район үзәгендә транспортның боҗралы хәрәкәте урыннарына куелачак.
Җиңүчене компетентлы жюри билгеләячәк. Иң яхшы проект авторын кыйммәтле приз көтә, ә иң мөһиме – яраткан районыңда үз идеяләреңне гамәлгә ашыру мөмкинлеге.
Безгә һәркемнең фикере мөһим. Мәктәп яшендәге катнашучылар арасында берьюлы өч җиңүче билгеләнәчәк, аларның проектларын район газетасы битләрендә бастырачакбыз. Шулай ук авторлар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурста катнашучыларның яше һәм фантазиясе чикләнмәгән. Иң кыю идеяләрегез белән уртаклашыгыз. Алексеевск районын бергәләп матурайтыйк! Схемалар, рәсемнәр һәм эскизлар рәвешендәге проектлар “Конкурс” тамгасы белән zariaalex@yandex.ru электрон адресына кабул ителәләр; шулай ук сурәтләрегезне ВКОНТАКТЕ постына аңлатмаларда беркетегез. Эскизлар 2019 елның 8 мартына кадәр кабул ителә.