Кубок - биләрлеләрдә!

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Алексеевск районы башлыгының хоккей буенча кубогы иясе билгеле булды.

Якшәмбе көнне Биләрдә хоккей кубогының   йомгаклау уеннары булып узды.

Бу көнне бозга беренчеләрдән булып бронза медаль алучылар чыкты.   Өченче урын өчен көрәштә "Керамика Маркет" уенчылары җиңү яулады, ул Урта Тигәнәледән көндәшләрен  3:2 исәбе белән җиңде.

 Финал матчында Юеш Көрнәле командалары очрашты. Бүләкләү тантанасында  призерларның барысына да -  медальләр һәм акчалата призлар, ә Биләр һәм Тат. Майна җыелма  командасына Кубок тапшырылды.

Шулай ук  турнирның иң яшь һәм иң тәҗрибәле  катнашучылары да билгеләп үтелде. Алар җиңүчеләр командасыннан иделәр. Иң яше - капкачы Артем Гусаров, ә иң тәҗрибәлесе Дамир Гыйләҗев иде. Шулай ук Юеш Көрнәледән Гомәр Баһавиев иң тугрылыклы җан атучы буларак бүләкләнде. Ул кубокның бер генә уенын да калдырмыйча карап барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International