Фермерларның Бөтенроссия съездында алексеевскилы Илшат Гомәровны Россиядә иң тәҗрибәле буларак хөрмәтләделәр.
20 февральдә Мәскәүдә крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясенең һәм Россия авыл хуҗалыгы кооперативларының ХХХ юбилей съездының пленар утырышы булды. Татарстан делегациясен съездда Татарстаннан, республиканың иң өлкән фермерын да кертеп, 26 фермер тәкъдим итте.
Илшат Нургали улы сөйләгәнчә, съездда хуҗалык итүнең кече формалары белән бәйләнгән мөһим мәсьәләләр тикшерелгән:
- Президент Владимир Путин исеменнән безне авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев сәламләде. Ул съездда катнашучыларны һәм делегатларны илебездә фермерлар хәрәкәтенең 30 еллыгы белән котлады. Министр чыгыш ясап, хуҗалык итүнең кече формалары җитештерүчәнлек үсешен тотрыклы рәвештә күрсәтәләр, һәм аларга зур игътибар биреләчәк, диде.
Мәсәлән, быелдан ук инде фермерлар өчен лизинг программаларыннан файдалану процедурасы гадиләштереләчәк. Банк өлкәсе вәкилләре, авыл хуҗалыгының барлык өлкәләрендә нәкъ менә фермерлар кредитларын кайтару буенча иң тәртиплеләр булып торалар, дип билгеләп үттеләр. Шулай ук съезд делегатлары Хөкүмәткә дәүләт катнашында иминият системасын булдыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге механизм фермерларга аларга бәйле булмаган факторлардан: боз сугудан, корылыктан һәм башкалардан зыян күргәндә кредит хезмәте күрсәтүдә ярдәм итәр иде. Министр бу идеяне хуплады. Биредә ярдәм итү механизмы да тикшерелде. Мәсәлән, бу елдан «Росагролизинг» фермерларга авыл хуҗалыгы техникасын сатып алырга тәкъдим итә, ул Хөкүмәт тарафыннан «Программе 1432» дип аталучы программа буенча субсидияләнә. Анда катнашып, фермерлар ел саен 3 процентка кыйммәтләнә торган авыл хуҗалыгы техникасын сатып алалар, шул ук вакытта беренче тапкыр түләү алты айга кичектерелә. Мин моны яхшы шартлар дип саныйм, һәм фермерларга бу программадан файдаланырга кирәк.
Конгрессның эш йомгаклары буенча Илшат Гомәров Россиянең иң өлкән һәм уңышлы фермерлары арасында РФ авыл хуҗалыгы министрыннан кыйммәтле бүләк белән билгеләп үтелде.
Хәзер исә Россиянең атказанган агрономы хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәтенә бара. Минераль ашламалар сатып алынган, башка авыл хуҗалыгы техникасы ремонтлана.
- Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз һәм мул уңыш алу өчен бөтен көчебезне куячакбыз, - дип белдерде фермер.