Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлегенең ел йомгаклары

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге игътибарыгызга 2018 елда Алексеевск муниципаль районы территориясендә 22 янгын булуын (узган елның шул ук чорында  23) җиткерә. Янгыннарда ике кеше янып үлде,  ә узган елның шул ук чорында өч кеше үлгән иде.

 Янгыннарның төп сәбәпләре:  электр җиһазларының төзексезлеге (11 очрак), ут белән саксыз эш итү (5 очрак),  мичләр  төзегәндә һәм файдаланганда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ( 3 очрак), кеше милкен явыз ният белән юк итү  (яндыру – 3 очрак).

 Янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре:

 15. Шәхси торак йорт хуҗалары янгын куркынычы чоры башлануга күрсәтелгән торак өйләре, дачалары урнашкан җир кишәрлекләрен  сулы сыешлыклар (баклар) яки ут сүндергечләр  белән тәэмин итәргә тиешләр.

 17. Тотрыклы коры, эссе һәм җилле көннәрдә, шулай ук  җирлекләр  территорияләрендә аерым янгынга каршы режим кертелгәндә  түбәндәге чаралар гамәлгә ашырыла:

 а) учаклар кабызу,  билгеле бер кишәрлекләрдә  янгын куркынычы китереп чыгара торган  эшләр башкару,  мичләр, кухня учаклары һәм котельный җайланмаларын ягу.

б) Россия Федерациясе гражданнары һәм (яки) ирекле янгын сүндерүчеләрнең патрульлек итүен оештыру;

 в) янгын сүндергәндә файдалану өчен су ташу һәм җир казу техникасын әзерләп кую;

 Тыела:

 а) изоляциясе бозылганы  күренеп торган электр үткәргечтән һәм кабельдән файдалану;

 

б)  бозык розеткалардан, рубильниклардан (өзгеч), башка электр  җайланмаларыннан файдалану;

 в)  электр лампаларын һәм яктырткычларны кәгазьгә, тукымага һәм башка яна торган материалларга төрү, шулай ук капкачлары (колпаклары) алынган яктырткычлардан файдалану;

г) электр үтүкләреннән, электр плитәләреннән, электр чәйнекләреннән һәм  кызып китүдән саклаучы җайланмалары булмаган башка электр җылыту приборларыннан, шулай ук конструкциядә каралган  җылылыкны көйләгечләре булмаган яки төзексез булганнардан файдалану;

 д) стандарт булмаган (кулдан ясалган) электр җылыту приборларыннан файдалану;

е) электр утына тоташтырылган электр җылыту приборларын, көнкүреш электр приборларын, шулай ук башка көнкүреш, шул исәптән завод-әзерләүче инструкциясе нигезендә көтү режимында торучы (тәүлек әйләнәсе эш режимында  тора алучы һәм (яки) торырга тиешле электр приборларыннан тыш) электр приборларын караучысыз калдыру.

  Мич белән ягып җылытканда тыела:

а) янып торганда мичләрне караучысыз калдыру, шулай ук аларны карап торуны балаларга кушу;

 б) ягулыкны, башка яна торган матдәләрне һәм материалларны  мич алды калаена кую;

в)  мичләрне кабызып җибәрү өчен  бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм башка тиз кабынып китүчән һәм янучы сыеклыкларны куллану;

ж) мичләрне артык кыздыру.

Мебель һәм башка әйберләр  мичләрдән -  0,7 метр, ә мич алдыннан кимендә 1,25 метр ераклыкта урнаштырыла.

Тимер мичләрдән файдаланганда  җиһаз  тимер мичләрне ясаучы  предприятие инструкциясендә күрсәтелгән арада, ләкин тимер мичләрдән кимендә 2 метр арада урнашкан булырга тиеш.

 Төзексез газ приборларыннан файдалану, шулай ук  мебельне, башка яна торган әйберләрне һәм материалларны көнкүреш газ приборларыннан гаризонталь буенча кимендә 0,2 метр һәм вертикаль  буенча (күрсәтелгән приборлар  һәм материаллар көнкүреш газ приборлары өстендә асылып торганда) 0,7 метрдан азрак ераклыкта  урнаштыру.

 Көнкүреш газ приборларыннан файдаланганда тыела:

а) газ чыгып торганда көнкүреш газ приборларыннан файдалану;

б) газ арматурасы детальләрен чаткы хасил итүче инструмент ярдәмендә тоташтыру;

в)  янып торган ялкын, шул исәптән шырпы, кабызгыч, шәмнәр  ярдәмендә кушылмаларның герметиклыгын тикшерү.

 Бинада янгын яки яну билгеләрен (төтен чыгып тору, корым исе, һава температурасының күтәрелүе һ.б.лар) күргәндә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

а) бу хакта ашыгыч төстә 01 (112)  телефоны буенча янгын каравылына хәбәр итәргә (шул вакытта объектның адресын, янгын чыгу урынын, шулай ук үз фамилияңне әйтергә);

 б) кешеләрне бинадан чыгару һәм янгынны сүндерү буенча хәлдән килгән чараларны күрергә.

 Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында  балалар белән профилактик эш үткәрергә, аларга ут белән уйнауның куркынычын аңлатырга, янгынның яман нәтиҗәләре турында сөйләргә, шулай ук шырпыларны, кабызгычларны ераграк яшереп куярга, өлкәнрәк балаларга  электр приборлары белән ничек эш итәргә, нәрсәнең ничек кабызылуын күрсәтергә.

Шулай ук янгын  чыкканда балаларга  нишләргә икәнен аңлату зарур.

 Боларны истә калдыру авыр түгел:

  1. Янгын чыгуын күргәндә шунда ук телефон буенча 01 номерына шалтыратырга, үзеңнең тулы исемеңне, төгәл адресыңны атарга һәм кыскача гына нәрсә булуы турында аңлатырга.
  2.  Яна торган бинадан тизрәк чыгып китәргә, якыннарыңа  урамга чыгарга булышырга һәм куркынычсыз урынга китәргә.
  3. Ярдәмгә әти-әниләреңне, күршеләреңне, узып баручы кешеләрне, теләсә кайсы өлкән кешене чакырырга.

Алексеевск муниципаль районы территориясендә янгыннар белән начар хәлләр килеп тууын исәпкә алып, янгын-профилактика төркемнәренең көндәлек эше планлаштырылды, монда аерым игътибар күп балалы гаиләләргә, ялгыз карт кешеләргә һәм спиртлы эчемлекләр эчәргә һәвәс имин булмаган гражданнарга бирелә. Гражданнарның әлеге категорияләренең яшәү урыннарына барганда янгын-профилактика төркемнәре белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктажлар үткәрелә, аларга янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырыла, шулай ук торакларында таләпләрне бозулары теркәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International